Исполнитель: Казан Егетлэре
Песня: Жомга (татар халык жыры)
Добавил: Гость
Казан Егетлэре – Жомга (татар халык жыры) 2
Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачы, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?
Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.
Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.
Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.
Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне,
Кемнәр юатыр инде.
Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үгәндә дә –
Гүрләргә кергәндә дә.